Хәрәкәттә бәрәкәт.
Футбол уйнау - эх, рәхәт!
Тупны кертәм капкага,
Минем арттан кабатла!
Гол, гол, гол!
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Чаңгы шуу - эх, рәхәт!
Чаңгы шуам ак карда.
Минем арттан кабатла!
Шу, шу, шу!
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Баскетбол уйнау рәхәт!
Тупны кертәм кәрзингә,
Син дә кабатла әйдә!
Һап, һап, һап!
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Суда йөзү - эх, рәхәт!
Балыктай йөзәм суда,
Минем арттан кабатла!
Чәп, чәп, чәп!