Көн саен иртән иртүк
Бер тавышка уянам.
«Чык-чырык» дигән җырга
Көн дә күземне ачам.

Тәрәзәдән сак кына
Чыпчыкларны күзәтәм.
Һәркемнең үз һөнәре —
Шулай үтә көннәре.

Бу чыпчык — биюче,
Бу чыпчык — шәп җырчы,
Бу чыпчык — пешекче,
Бу икесе — игенче.

Бу чыпчык — очучы,
Бу чыпчык — укытучы,
Бу чыпчык — тегүче,
Бу икесе — төзүче.