Өстәлдә ак кәгазь,
Кулымда — каләмем.
Урамда ап-ак кыш,
Көтәм Кыш бәйрәмен.

Исәнме, Кыш бабай!
Мин сиңа хат язам:
Мин тәртип бозмадым,
Вакытны сузмадым —
Күп укыдым, тырыштым,
Әниемә булыштым.

Кыш бабайга хатны
Мин кат-кат тикшердем.
Почтага барып кичә,
Мин хатны җибәрдем.

Исәнме, Кыш бабай!
Мин сиңа хат язам:
Күп әйбер сорамыйм,
Бер бүләккә риза мин:
Кечкенә-ә-ә генә, ва-а-ак —
Тылсымлы таяк!