Энем белән икәүләп
Ерак юлга чыгабыз.
Төньяк полюска барып,
Ак аюны табабыз.
Ы-ы-ы!
Аркада — рюкзак,
Юлыбыз ерак.
Барабыз оза-а-а-ак!
Уф, ардык!
Хәлдән тайдык!
Кире өйгә борылдык.
Энем белән икәүләп
Тагын юлга чыгабыз.
Африкаларга барып,
Арысланны табабыз.
Р-р-р!
Аркада — рюкзак,
Юлыбыз ерак.
Барабыз оза-а-а-ак!
Уф, ардык!
Хәлдән тайдык!
Кире өйгә борылдык.
Энем белән икәүләп
Тагын юлга чыгабыз.
Австралиягә барып,
Көнгерәне табабыз.
Аркада — рюкзак,
Юлыбыз ерак.
Барабыз оза-а-а-ак!
Уф, ардык!
Хәлдән тайдык!
Кире өйгә борылдык