Чүпне идәнгә ташлыйм,
Баллы ризык күп ашыйм.
Тешләремне чистартмыйм,
Исәнләшмим, хушлашмыйм.

Исемем — Кирлемән,
Кире, кире Кирлемән.
Юк, юк, теләмим,
Юк, юк, эшләмим.
Юк, юк, мин белмим,
«Юк»ны бик яратам мин!

Дәрескә соңга калам,
Кеше әйберен алам.
Тирә-юньне пычратам,
Песи койрыгын тартам.

Исемем — Кирлемән,
Кире, кире Кирлемән.
Юк, юк, теләмим,
Юк, юк, эшләмим.
Юк, юк, мин белмим,
«Юк»ны бик яратам мин!