Минем бабам — диңгезче,
Ул зур корабта йөзгән.
Җәен, кышын, язын, көзен
Җир шары буйлап гизгән.
Җил исә, күкләр күкри —
Минем бабам курыкмый.
Мин аннан үрнәк алам,
Кыю һәм батыр булам!
Минем бабам — диңгезче,
Ул зур корабта йөзгән.
Көньяк, төньяк, көнчыгыш,
Көнбатышны да күргән.
Җил исә, диңгез шаулый —
Минем бабам курыкмый.
Мин аннан үрнәк алам,
Кыю һәм батыр булам!