Үскәчтен кем булырга?
Нинди һөнәр сайларга?
Яхшы һөнәрләр бик күп,
Яхшы уйла син берүк!

Укытучы укырга һәм
Язарга өйрәтә,
Чәчтараш чәчне кисә,
Шофер машина йөртә.

Үскәчтен кем булырга?
Нинди һөнәр сайларга?
Яхшы һөнәрләр бик күп,
Яхшы уйла син берүк!

Табиб безне дәвалый,
Рәссамнар рәсем ясый,
Төзүче йортлар сала,
Язучы китап яза.

Үскәчтен кем булырга?
Нинди һөнәр сайларга?
Яхшы һөнәрләр бик күп,
Яхшы уйла син берүк!

Футболчы футбол уйный,
Хисапчы акча саный.
Пешекче аш пешерә,
Җитәкче боерык бирә.