Дөньяда телләр күп,
Тик туган тел берәү.
Әти-әни телендә
Бигрәк рәхәт сөйләү!
"Бонжур" - французча,
"Хэллоу" - инглизчә,
"Ни хао" - кытайча,
"Привет" дип әйтәм русча.
Я, әйтеп кара әле,
Бу сүз ничек татарча?
"Сәлам! Сәлам, дустым!" - дип
Мин сәламлим татарча.
Дөньяда телләр күп,
Тик туган тел берәү.
Әти-әни телендә
Бигрәк рәхәт сөйләү!
"Мерси" - французча,
"Сэнк ю" - инглизчә,
"Се се" - кытайча,
"Спасибо" диям русча.
Я әйтеп кара әле,
Бу сүз ничек татарча?
"Рәхмәт! Рәхмәт, дустым! " -дип
Рәхмәт әйтәм татарча.