Ерак-ерак Африкада бик эссе һава,
Анда яңгырлар да бик сирәк ява.
Киң саванналарда зур филләр йөри.
Алар ап-ак карны күрергә тели.
Ерак-ерак Африкада бик эссе һава,
Анда яңгырлар да бик сирәк ява.
Киң саванналарда җирафлар йөри.
Алар ап-ак карны күрергә тели.
Әй филләр, жирафлар,
Килегез безгә,
Ап-ак кар атышып
Уйнарбыз бергә.
Ерак-ерак Африкада бик эссе һава,
Анда яңгырлар да бик сирәк ява.
Киң саванналарда маймыллар сикерә,
Аларның да карны күрәсе килә.
Ерак-ерак Африкада бик эссе һава,
Анда яңгырлар да бик сирәк ява.
Киң саванналарда арыслан йөри,
Ул да ап-ак карны күрергә тели.
Маймыллар, арысланнар,
Килегез безгә,
Ап-ак кар атышып
Уйнарбыз бергә.