Мин ерак юлга чыгам,
Җир шарын гизеп чыгам.
Син дә утыр яныма,
Бер, ике, өч, дүрт! Алга!
Машинада барабыз
Еракка-еракка.
Ту-ту-ту! Ту-ту-ту!
Еракка-еракка.
Поездда да барабыз
Еракка-еракка.
Чух-чух-чух! Чух-чух-чух!
Еракка-еракка.
Мин ерак юлга чыгам,
Җир шарын гизеп чыгам.
Син дә утыр яныма,
Бер, ике, өч, дүрт! Алга!
Очкычларда очабыз
Биектә-биектә.
У-у-у! У-у-у!
Биектә-биектә.
Көймәдә дә йөзәбез
Тирәндә-тирәндә.
Гу-гу-гу! Гу-гу-гу!
Тирәндә-тирәндә.