Әни, әни, кара, зинһар,
Монда нинди кибет бар!
Уенчыклар - туп, шакмаклар -
Ал әле миңа, зинһар.
Әни, әни, кара, зинһар,
Монда нинди кибет бар!
Ашамлыклар - торт, конфетлар -
Ал әле миңа, зинһар.
Улым, улым, кара, зинһар,
Монда нинди кибет бар!
Дәреслекләр, китап, дәфтәр.
– Юк, әни, алары бар.