Мин китаплар укыдым,
Матур җырлар тыңладым.
Әниемә булыштым.
Ә син нәрсә эшләдең?

Мин баскетбол уйнадым,
Матур рәсем ясадым.
Әтиемә булыштым.
Ә син нәрсә эшләдең?

Мияу!
Мин качышлы уйнадым.
Тәмле каймак ашадым,
Тамак туйгач, йокладым.
Ә син нәрсә эшләдең?