Безнең мәктәп бик матур,
Сыйныфлар якты һәм зур.
Урындык, өстәл, такта –
Барысы да урынында.

Безнең сыйныф бик матур,
Өстәл, урындыклар зур.
Көндәлек, дәфтәр, китап
Дәрескә әзер һәрчак!

Безнең китаплар матур,
Рәсемнәр кызык һәм зур.
Безгә мәктәптә рәхәт.
Укытучыбызга рәхмәт!