Ах, хуш ис кайдан килә?
Әби коймак пешерә!
Он, сөт, йомырка сала.
Мин дә булышам аңа.

Ах, хуш ис кайдан килә?
Әби чәкчәк пешерә!
Он, йомырка, бал сала.
Мин дә булышам аңа.

Ах, хуш ис кайдан килә?
Әби бәлеш пешерә!
Ит һәм бәрәңге сала.
Мин дә булышам аңа