Яшәгән, булган, ди, бер патша.
Патшада булган, ди, зур бакча.
Бакчада үскән җиләк-җимешләр,
Ул хакта йөргән имеш-мимешләр.

Имеш...

Җиләкләр менә шундый зур,
Чияләр менә шундый зур,
Алмалар менә шундый зур,
Карбызлар менә шундый зур!

Яшәгән, булган, ди, бер патша
Патшада булган, ди, зур бакча.
Бакчада үскән яшелчә, җимешләр,
Ул хакта йөргән имеш-мимешләр.

Имеш…

Борчаклар менә шундый зур,
Борычлар менә шундый зур,
Кыярлар менә шундый зур,
Кәбестә менә шундый зур!