Песием белән качышлы уйныйм:
Ул миннән кача - мин аны эзлим.
Суыткыч артында песи юк,
Өстәл астында да песи юк,
Плитә янында да песи юк -
Аш бүлмәсендә песием юк.
Песием белән качышлы уйныйм:
Ул миннән кача - мин аны эзлим.
Кәнәфи өстендә песи юк,
Китап киштәсендә песи юк,
Диван артында да песи юк -
Кунак бүлмәсендә песи юк!
Песием белән качышлы уйныйм:
Ул миннән кача - мин аны эзлим.
Урындык астында песи юк,
Киемнәр шкафында песи юк!
Карават өстендә кем мырлый?
Йокы бүлмәсендә ул йоклый!
Тсс! Песиемне таптым!