Ла-ла-ла-ла-ла!
Эх күңелле урманда!
Аю йөри лап-лап-лап,
Куян сикерә һап-һап!
Тиен чикләвек ашый,
Керпекәй гөмбә ташый.
Тик бүре генә елый -
Биек айга менә алмый.
У-у-у!

Ла-ла-ла-ла-ла!
Эх куңелле авылда!
Эт өрә һау-һау-һау-һау!
Песи әйтә мияу-мияу!
Сыер йөри болында,
Ат һәм сарык янында.
Тик кәҗә генә елый -
Ул бакчага керә алмый.
Мики-ки!