Күз, борын, авыз, колак,
Ике кул, ике аяк.
Кайда минем күзләрем?
Менә минем күзләрем!
Кайда минем борыным?
Менә минем борыным!
Күз, борын, авыз, колак,
Ике кул, ике аяк.
Кайда минем авызым?
Менә минем авызым!
Кайда минем колаклар?
Менә минем колаклар!
Күз, борын, авыз, колак,
Ике кул, ике аяк.
Кайда минем кулларым?
Менә минем кулларым!
Кайда минем аяклар?
Менә минем аяклар.