Бүген шатлыклы көн –
Белем бәйрәме.
Бүген алтын көзнең беренче көне.
Сәлам, мәктәп!
Сәлам, сәлам, дуслар!
Бик күңелле кабат очрашулар!
Бүген шатлыклы көн –
Белем бәйрәме.
Бүген алтын көзнең беренче көне.
Сәлам, сыйныф!
Сәлам, китапханә!
Бик күңелле очрашырга янә!
Бүген шатлыклы көн –
Белем бәйрәме.
Бүген алтын көзнең беренче көне.
Сәлам, дәрес!
Исәнме, укытучым!
Бик сагындым, мәктәбем,
Мин сине!