Песи , песи, син кайда яшисең?
Мин яшим авылда, әби белән бабайда.
Тәмле сөт эчәм, ак күмәч ашыйм.
Тамагым туйгач, уйныйм һәм йоклыйм.

Балык, балык, син кайда яшисең?
Мин яшим елгада, зәп-зәңгәр чиста суда.
Салкын су эчәм, суүсем ашыйм.
Тамагым туйгач, йөзәм һәм йоклыйм..

Тиен, тиен, син кайда яшисең?
Мин яшим урманда, иң биек агачта.
Тәмле су эчәм, чикләвек ашыйм.
Тамагым туйгач, сикерәм, йоклыйм.