Иртән тургай уяна,
Миңа карап елмая:
– Хәерле иртә, хәерле иртә!
Көндез кояш нурлана,
Миңа карап елмая:
– Хәерле көн, хәерле көн!
Кичен әни каршы ала,
Миңа карап елмая:
– Хәерле кич, хәерле кич!
Төнлә куктә ай калка,
Миңа карап елмая:
– Тыныч йокы! Тәмле төш