Качышлы уйный алан:
— Син качасың, мин табам!
— Күбәләк, син кайда?
— Зәңгәр чәчәк астында!
Качышлы уйный алан:
— Син качасың, мин табам!
— Чикерткә, син кайда?
— Яшел чәчәк астында!
Качышлы уйный алан:
— Син качасың, мин табам!
— Бал корты, син кайда?
— Сары чәчәк астында!
Качышлы уйный алан:
— Син качасың, мин табам!
— Камка, ә син кайда?
— Кызыл чәчәк астында!