Биш тиен агачта сикерә.
Биш тиен чикләвек яшерә.
Бер тиен качты куышка.
Ничә тиен калды агачта?
Бер, ике, өч, дүрт!
Дүрт тиен агачта сикерә.
Дүрт тиен чикләвек яшерә.
Бер тиен качты куышка.
Ничә тиен калды агачта?
Бер, ике, өч!
Өч тиен агачта сикерә.
Өч тиен чикләвек яшерә.
Бер тиен качты куышка.
Ничә тиен калды агачта?
Бер, ике!
Ике тиен агачта сикерә.
Ике тиен чикләвек яшерә.
Бер тиен качты куышка.
Ничә тиен калды агачта?
Бер!
Бер тиен агачта сикерә.
Бер тиен чикләвек яшерә.
Бер тиен качты куышка.
Ничә тиен калды агачта?
Биш!
1, 2, 3, 4, 5!
Тиеннәр куышта,
Ә куыш — агачта!