Керү

«Сәлам» — рустелле укучыларга татар телен өйрәнүне кызыклырак итү теләге белән язылган укыту әсбабы.

Балалар мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Грамматик кагыйдәләр юк.

Татар теле дәресләрегез күңелле үтсен!

Дәреслек

укучыларга тел өйрәнү өчен кирәк булган күнегүләр системасыннан тора. Аны дәресләрдә дә, өйдә дә файдаланырга мөмкин.

Мисал
Эш дәфтәре

укучыга дәрестә алган белемнәрен ныгыту өчен кирәк булган әсбап. Анда рәсем ясарга, стикерлар ябыштырырга, язарга һ.б. күнегүләрне мөстәкыйль үтәргә мөмкин.

Мисал
Укытучы китабы

укытучыга һәр дәресне алып бару планы тәкъдим ителгән ярдәмлек. Анда һәр дәрес алдына куелган бурычлар, күнегүләрне үтәү өчен күрсәтмәләр, аудиоязмаларның текстлары бирелә.

Мисал

укучыларга сүзләр өйрәнү өчен кирәк. Бер
ягында – сүз, икенчесендә ул сүз аңлаткан
рәсем булуы, күләме зур булмау белән
алар тел өйрәнүчегә бик уңайлы.

Уйнап карау

Стикерлар укучыларга рәсемнәрне тулыландыру өчен тәкъдим ителә. Алар куллану өчен җиңел булулары белән кече яшьтәге укучыларны мавыктыра.